Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Субсидия сорап әле өлгереп була!

Апрель ае өчен субсидиягә гариза бирү 1нче июльгә кадәр озайтылды.

(25 июль, “Апастово-информ“).


Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020нче елның 20нче июнендә 892нче номерлы Карарының коронавирус инфекциясеннән аеруча зур зыян күргән Россия экономикасы тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә 2020нче елда федераль казнадан субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5нче пунктына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, апрель ае өчен гариза бирүнең срогы 2020нче елның 1нче июленә кадәр, шул көнне дә кертеп, озайтылы.

Шулай итеп, салым түләүчеләрнең, әгәр дә, апрель ае өчен гаризаларны алдан билгеләгән срокларда тапшыра алмаган очракта, субсидия алу хокукыннан яңа файдалана алу мөмкинлеге ачылды.
Субсидия алу мөрәҗәгать итү ысулында булуны искә алып, 2020нче елның апрель һәм май айлары өчен субсидия алырга үзе исәпкә баскан салым органына 2020нче елның 1нче июленнән дә соңга калмыйча, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Субсидия алырга гариза тутыруны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә оештырып була.
Гаризаны юридик затның шәхси кабинетында “Гариза бирү“ дип аталган бүлегендә яки шәхси эшмәкәргә “Сервислар” дигән бүлектә оештырырга мөмкин.
Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтында тутырып була. Бу очракта, гаризаны формалаштыргач, аны бастырып, почта аркылы җибәрергә әзерләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: Бюджеттан субсидияне юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә алырга хокуклы. Тик, түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
Субсидия алучы 2020нче елның 1нче мартына кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кергән булырга тиеш.
Субсидия алучының эшчәнлеге, коронавирус инфекциясе таралудан аеруча зур зыян күргән Россия экономикасы тармакларына кагылган булырга тиеш. Субсидия алучы төп экономик эшчәнлек буенча билгеләнә. Бу турыдагы информация 2020нче елның 1нче мартына караганда, ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта булырга тиеш.

Субсидия алучы оешма юкка чыгару процессында булмасын. Субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кермәгән булсын, шулай ук, юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан
киләчәктә төшерелүе булмасын.
Субсидия алучының 2020нче елның 1нче мартына салымнар һәм иминият взнослары буенча түләп бетермәү, тулаем алганда, бурычы 3000 сумнан да артмасын. Һичьюгы салым түләүче бурычын гариза бирү көненә түләп бетергән булырга тиеш.

Субсидия алучының, оешманың хезмәткәрләре субсидия алынучы айда 2020нче елның марты белән чагыштырганда, кимендә 90 процент эштә сакланып калганда, яки 2020нче елның 1нче марты белән чагыштырганда, бер генә эш урыны кимегәндә.
Субсидия алырга дәгъва белдергәндә, менә шул таләпләр үтәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев