Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суган үстерү серләре

Базарда чемчек суган сата башлаганнар. Бәяләрен белешкәч, чәчләрем үрә торды. Килосы итнеке белән бер икән – 350-400 сум. Кыш чыккан арада бәясе ни өчен өч мәртәбә арткан соң?

Моңа ни сәбәпче? “Санкцияләр аркасында бөтен нәрсәнең бәясе котырынып үскәндә, чәчүлек суганныкы гына элеккечә калмас бит инде”,  – ди шома битле, алтын тешле сатучысы. 

Чирмешәндә, Буада, Кукмарада,Чувашиядә үскән суганга чит илләр керткән санкцияләрнең ни катнашы бар? Шушы бәягә сатып алучысы табылмаса, бәяне иртәгә үк төшерерләр иде. Тешен кысып булса да, 300 граммлап, ярты килолап сатып ала шул бакчачы әби-чәбиләр.

Нигә әле чәчүлекне үзебезгә үстермәскә? Күп акча чыгарып салмыйча гына, кыш чыгарлык суганлы булуның берничә юлы бар. Шәхсән үзем ел саен зур бер түтәл порей суганы үстерәм. Орлыгын февральдә лотокка чәчәм, рассадасын апрельдә түтәлгә күчерәм. Траншеягә утыртам, төбенә өеп үстерәм. Көз азагында казып алып, тирән бакка тезеп тутырып, тамырларын юеш комга күмеп куелган, буе метр ярымлы, беләк юанлыгы баһадирларым, язга чаклы базда ямь-яшел булып үсеп утыра. Теләсәң, ашка турап сал, бөккәнен пешер, гарнир итеп куллан. Бер дигән витаминлы яшелчә!

Орлыгын яз башында лотокка чәчеп, бер сезонда һәркайсы кимендә ярты кило авырлыктагы бик тәмле баш суганнар үстереп алып булуын беләсезме? Татлы, эре, сусыл “Эксибишен” суганы үзе ни тора! Ул озак сакланмый, әмма кышка салатлар япканда алыштыргысыз чимал. Әгәр кечкенә генә утраучыклар итеп бакчабызга күпъеллык батун, шнитт (кырыкмыш), шалот, тасма кыяклы суган орлыклары чәчеп куйсак, иртә яздан кара көзгәчә өстәлебездән витаминлы яшел суган өзелмәс. Бу очракта баш суганны азрак утыртып үстерсәк тә була, чемчеккә чыгымнарны киметү җае чыга. Әгәр тәме күңелебезгә охшаган, кышын әйбәт сакланып чыккан бер-ике баш суганны язын түтәлгә утыртып куйсак, көзгә бер дигән орлык өлгертәчәк. Аннан соңгы сезонда үз чемчегеңне үстереп алу авыр түгел. 

Чемчек кибеп, череп юкка чыкмасын өчен, аны көздән яхшылап киптерү, кышын салкынча, коры урында саклау, үскәндә уклар җибәрмәсен өчен, язын җылы батарея янында атна-ун көн җылыту зарури. Чәчүгә керешкәнче, чемчекне тозлы суда яки марганцовка эремәсендә зарарасызландыру мәҗбүри. Тизрәк тишелсен өчен, ярты тәүлеккә биостимуляторга салып тору отышлы. Бу гамәлебез белән суганның сау-сәламәт үсеше, киләчәктә әйбәт уңыш формалаштыруы өчен нигез салабыз. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sugan-ster-serlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев