Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сугышның хатын-кыз йөзе юк” акциясенә йомгак ясалды

Безнең район укучылары да әлеге акциядә җиңеп, Диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

(22 июнь, Ландыш Гайнуллина. “Апастово-информ”)


Бүген Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсенең видеоэлемтә аша оештырылган утырышында социаль челтәрләрдә “Сугышның хатын-кыз йөзе юк” исеме астында барган бәйгегә нәтиҗә ясап, җинүчеләрне билгеләделәр.

Безнең районнан да бу бәйгедә катнашып, активлык күрсәтеп, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булучылар бар. Апас урта мәктәбе укучысы Раяна Зәмдиханова һәм Болынбалыкчы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Энҗе Шакурова шундый бүләкләргә ия булдылар. Аларга истәлекле призларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырды.

“Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар батырлыгына багышланган әлеге бәйгедә иң яхшы катнашучылар исемлегенә керүебез - безнең өчен зур горурлык” - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев