Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сыйныф җитәкчемә кияүгә чыктым…»

Кая бара бу дөнья…

Мәктәптә укучы 17 яшьлек кыз «ВКонтакте» социаль челтәрендә шаккаттыргыч язма бастырган.

«5 ел элек авылдан Уфага күчеп килдек. Яңа мәктәпкә укырга бардым. Әлбәттә, беренче вакытта сыйныфым мине кабул итмәде. Бу хәлне сыйныф җитәкчесе сизеп калды.

Минем өчен бу кызыклы хәл: ул ир-егет иде. Аңа 27 яшь. Озын буйлы, куе кара чәчле, чибәр егет. Һәрвакыт мине юатып торды, сыйныфташлардан яклады. Арытаба аның янына урыс теле буенча репетиторлыкка йөрдем.

Өч елдан соң безнең арада мәхәббәт уты кабынды. Башымны югалтып гашыйк булдым. Әлбәттә, безнең йөргәнне беркем дә белмәде.

4 ай элек авырга калганымны белдем. Бу хәлне белгәч, ул әниләремнән кулымны сорады. Талаша-талаша рөхсәт бирдерләр инде. Башка укытучылар белмәсеннәр өчен 9нчы сыйныф атестатын алып, мәктәпне ташларга туры килде. Ул да эшен ташлап, икенче өлкәгә күчте.

Планнар зур. Безне бәхетле киләчәк көтә дип ышанам…» — дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-04/syynyf-it-kchem-kiya-g-chyktym-2714364

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев