Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать дөньясын сакларга кирәк – ул гаять бай һәм үзенчәлекле

Илебезнең табигый байлыкларын саклауга Россиянең төп Законына кертеләчөк төзәтмә ярдәм итәчәк, дип саный эксперт.

(18нче июнь, “Апастово-информ“).


Тирә-як мохитне саклау турындагы Конституциядәге төзәтмәләр кешенең табигатькә начар йогынтысын киметәчәк. Шундый фикер белдерде КФУның экология институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

“Мин төзәтмә яклы, һичшиксез! Башкача булырга да мөмкин түгел. Табигать дөньясы – гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле. Бүген кешелекнең табигать мохитенә йогынтысы бик көчле. Шуның нәтиҗәсендә океаннар да оксидлаша“, - дип билгеләп үтте профессор.

Переведенцев шулай ук, кешелек гаебе белән парник йогынтысы аркасында глобаль һава температурасы ике градуска арта һәм бу бар планетага зур зыян сала, дип тә фикере белән уртаклашты.

РФ Конституциясенең 114нче төзәтмәсе ярдәмендә, Хөкүмәтебез кешеләрнең тормышына яхшы шартлар булдыру һәм хуҗалыкның табигый мохиткә негатив йогынтысын киметү буенча чаралар күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев