Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талия Фәйзуллина фонтаннарында чишмә агышы

Апаста яшәүче Талия апа Фәйзуллинаны без җитди һәм таләпчән укытучы буларак беләбез. 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ул. 20 ел Апас урта мәктәбендә математика дигән катлаулы фән нигезләренә төшендергән.

(15 февраль, Ләйлә Шиһабиева,“Апастово-информ“).


Лаеклы ялга чыккач, бөтенләй башка яктан ачтык. Кул эшләренә дә оста, җыр-моңга да гашыйк, бакча эшләрен яратып башкаручы райондашыбыз икән ул.

–Кечкенәдән төзүче булырга хыялландым. Әлеге хыял мине гомер дәвамында озата барды. Лаеклы ялга чыгу белән, буш вакытымны әрәм итмәс өчен үземә шөгыль эзләдем. Интернеттан фонтан ясаучы кешеләрне күрдем. Аларга кызыктым. Һәм үзем дә ясап карарга булдым, – дип сөйли Талия апа.

Аның өендә челтерәп аккан чишмә тавышын да, су агышын да, кайчакта кошлар җырын да ишетергә була. Шунда гына аяк арасында сырпаланып, бөтерелеп, хуҗасын күзәтеп песи йөри. Фонтаннарның да нинди генә төрләре юк. Кул эшләре турында сөйләгәндә Талия апаның шатлыгы йөзендә чагыла, ирененә елмаю булып күчә.

Кул астындагы җансыз әйберләрне терелтә, аларга җан өрә. Цемент, гипс измәләреннән зәвыклы, төрле формадагы өстәл фонтаннар иҗат итә. Кулына төзелештә кирәк булган кайбер материалларны ала һәм тулы бер сәнгать барлыкка китерә. Киләчәктә идәнгә, бакчага, ишегалдына куя торган зуррак фонтаннар ясарга да хыяллана.

–Берничә төрле фонтан ясадым, сулары да төрлечә ага. Рәвешләрен үзем сайлап алдым. Фантазиямне кушып, агач кебек тә, яфраклар белән дә эшләдем, төрле җиләк-җимешләр, төсләр белән бизәдем. Берәр яңа әйбер күрсәм, гел шуны уйлап йөрим. Ясап карамыйча тынычланмыйм. Уңышлы гына килеп тә чыга, – ди ул.

Талия апа бер генә буш савытны да, агач ботакларын да, кәгазь кисәкләрен дә әрәм итми. Алар кайсы вазага матур чәчәк булып урнаша, кайберләре гөл савытына әверелә. Арада матур сынга әйләнеп, шкаф киштәсен тулыландырганнары да бар.

Талия апа Фәйзуллина иҗатка, сәхнәгә дә гашыйк. Еш кына ул кулына яраткан гармунын ала, моңлы итеп уйнап җибәрә, матур җырларын да суза.

Өстәл тулы челтерәп аккан чишмәләр тавышында Талия апа яңа сыннар, фонтаннар ясый. Алар да тиздән үзгә бер сурәткә кереп, күңелләрне сөендерәчәк.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев