Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихи хакыйкать йөрәкләребездә саклансын

Татарстан Президенты республика халкын Җиңүнең - 75 еллыгы белән котлап, безнең бурычыбыз - Икенче бөтендөнья сугышы турындагы тарихи хакыйкатьне яклау, дип белдерде.

(24 июнь, “Апастово-информ”)


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең - 75 еллыгы уңаеннан, бәйрәм парадында катнашты. Бәйрәм Казандагы Азатлык мәйданында үтте.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Безнең күпмилләтле халкыбызның Бөек Ватан сугышында немец фашист илбасарларын Җиңүнең - 75 еллыгы белән кайнар котлыйм”, - дип белдерде Миңнеханов.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышы кайгысы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. 700 мең татарстанлы фронтка китте һәм икесенең берсе сугыш кырларыннан кире әйләнеп кайтмады. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар Җиңү көнен якынайту өчен тәүлек буе хезмәт иттеләр.

“Ата-аналарыбызның кичергәннәрен һәм сугыш елларының коточкыч вакыйгаларын, хәтта, күз алдына да китереп булмый. Ләкин, халкыбыз барлык авырлыкларны да җиңеп чыкты. Ветераннарыбызның кылган батырлыкларын киләчәк буын беркайчан да онытмас ", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, ​​ветераннарга мөрәҗәгать итеп, аларга хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт әйтте: "Мин сезнең алда баш иям. Бөек Җиңүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Сез безнең өчен һәрвакытта да батырлык, ныклык һәм чын патриотизм үрнәге булып торасыз. Сезнең батырлык һәм Ватаныгызга биргән үрнәкләрендә балаларыбыз тәрбияләнә. Без сезнең батырлыкка лаек булырга тиеш".
Татарстан Президенты, шулай ук, ​​россиялеләрнең изге бурычы - Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хакыйкатьне яклау һәм тарихны яңадан язу омтылышларын туктату, дип тә өстәде.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә данлы сугыш традицияләре Россия армиясе Баш командующие Владимир Путин җитәкчелегендә дәвам итә. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең оборона потенциалы һәм абруе үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев