Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Президенты тавыш бирде

Рөстәм Миңнеханов Кремльгә якын участокта Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.

(25 июнь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә үк, Кремльгә якын сайлау уастогына килеп, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерен белдерде.
Бу хакта Президентның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова “Татар-информ” матбугат үзәгенә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты бинасына урнашкан участокта тавыш бирә.

“Президент Роспотребнадзор таләпләренә нигезләнеп, эшнең оештырылышы белән кызыксынды. Аңа бинаның даими дезинфекция ясалуы турында сөйләделәр. Дистанциянең саклануын, битлек-перчатка режимының үтәлүен әйттеләр. Президент барлык саклану чараларын күрүнең әһәмиятле булуын әйтте”, - дип билгеләп үтте Галимова.

Бүген Татарстан Россиядә бөтен күрсәткечләр буенча алда баручы республика. Конституциягә төзәтмәләр кертү ирешкән уңышларны ныгытуга ярдәм итә. Моннан тыш, коронавирус пандемиясенең шартларында, халыкны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү, гражданнарның социаль якланышын көчәйтү буенча Конституциягә кертелүче төзәтмәләр аерым игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев