Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып, яшьләрне армиягә озата башлый

Беренче команда 21нче майда китәчәк.

(19 май, “Апастово-информ”)


Республика хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сүзләренә караганда, Татарстан беренчеләрдән булып, яшьләрне армиягә озата башлый.


“Республика җыелма пунктына солдатка китүчеләр 18нче майда килә башлады. Хәрби командаларны армия гаскәрләренә озату 21нче майда башлана”, - диде Погодин.


Ул армиягә яшьләрне озату буенча зур хәзерлек эшләре алып барылуын билгеләп үтте. Санитар-эпидемиологик куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тәэмин ителгән, дип тә өстәде.


Ләкин, хәрби частьларга килгәннән соң, призывниклар ике атна карантинда булачаклар. Бары тик шуннан соң гына, яшь сугышчы курсын үтә башлыйлар.


Элегрәк, “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев