Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдән чыкмыйча гына ничек тавыш бирергә?

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә шул турыда аңлаттылар һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирүе 25нче июньнән 1нче июльгә кадәр булачагын әйттеләр.

(9нчы июнь, “Апастово-информ”)


Әгәр дә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә, өйдән чыкмыйча гына тавыш бирергә уйласаң, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе адресына гариза юлларга кирәк.

5нче июньнән 21нче июньгә кадәр, гариза бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша, ә инде 16нчы июньнән участок сайлау комиссиясенә үзеңнең пропискаң буенча тапшырыла.

Өйдә тавыш бирергә теләүчеләргә комиссия членнары һәм күзәтүчеләр тавыш бирү өчен кирәкле әйберләрне алып киләчәкләр. Үзләре махсус саклану җиһазларыннан булачаклар. Дезинфекция ясау өчен салфеткалар, язар өчен авторучка булачак.

“Без беренче тапкыр контактсыз төстә өйдә сайлау турында сүз алып барабыз. Комиссия членнары һәм күзәтүчеләр санитар дистанцияне саклаячаклар, тавыш бирүчеләр янына өйгә кермәячәкләр”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе председателе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә. тавыш бирү өчен кирәк әйберләрне алгач, граждан бюллетеньны фатирына кереп тутыра ала, аннан соң, комиссия членнарына чыгарып тапшыра.

“Безнең төп бурыч - тавыш бирүне куркынычсыз төстә үткәрү” , - диде Кондратьев.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 7 көн дәвамында - 21нче июньнән 1нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, гражданнарның үзләре өчен теләсә нинди уңайлы участокта “Мобиль сайлаучы” кысаларында тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен дә МФЦга, территориаль комиссияләргә, яки Россия Дәүләт хезмәте күрсәтү порталына мөрәҗәгать итү - мөһим.

Санитар-эпидемиологик хәлне истә тотып, сайлау участокларында да катгый сайлану чаралары күреләчәк. Халык бер җирдә тупланып тормасын өчен, сайлау участогына килгән татарстанлылар инде тавыш биргән кешеләр белән очрашмаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев