Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 1000нән артык ишек алларының план-схемалары буенча җәмгыятьнең фикер алышуы узды

Апрель һәм май айлары дәвамында төзекләндерү схемаларына татарстанлылар 5,5 меңнән артык фикерләр калдырганнар.

(18 май, “Апастово-информ”).


1000нән артык ишек алларының төзекләндерү проектлары җәмгыять тарафыннан фикер алышу чорын үтте.
План-схемалар dvor. tatar сайтында апрель һәм май айларында бастырылганнар иде. Программаның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән мөһим таләбе - яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алу. Катлаулы эпидемиологик халәт булу сәбәпле, төзекләндерү проектлары буенча фикер алышулар читтән торып узды. Тулаем алганда, 12нче майда төгәлләнгән җәмәгать тикшерүе вакытында, төзекләндерү схемалары турында татарстанлылар 5,5 меңнән артык фикерләр калдырганнар. Барлык тәкъдимнәр муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне карап чыкканнан соң, муниципаль проектчылар проектларга төзәтмәләр кертәчәкләр һәм dvor. tatar сайтында ишек алларын төзекләндерү планнарының соңгы версиясен тәкъдим итәчәкләр.


Элегрәк, Рөстәм Миңнеханов дөньяда экономик халәтнең катлаулы булуына да карамастан, “Безнең ишегалды” программасы биш ел эчендә тулысынча үтәләчәген һәм программага кертелгән барлык ишек алларының төзекләндереләчәген әйткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев