Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда милли проектлар буенча 220 км региональ һәм җирле автоюлларны төзекләндерәчәкләр

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча дәүләт контрактлары барлыгы 84 объектка төзелгән.

(Казан, 28нче апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева).
Татарстанда быел милли проект буенча 220 км региональ һәм җирле юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу турыда Татарстанның юл һәм транспорт министры Ленар Сафин Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстанның юл һәм транспорт Министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, милли проект кысаларында 84 объектта эш башкарылачак. “Татарстан “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыруда катнаша. Ул 2017нче елда федераль өстенлекле проект төсендә башланган иде һәм 2019нчы елда милли статус алды”, - дип билгеләп үтте Сафин.
Министр әйткәнчә, 84 объектка да төзү-монтаж эшләре башкаруга дәүләт контрактлары инде төзелгән. “Без быел шулай ук гомуми яшәеш циклына 19 контракт төзедек. Алар өч елдан күбрәк вакытка төзелә, анда төзекләндерү гына түгел, ул юлларны карап-пөхтәләп тоту да кергән. Бу 2020нче елга региональ автоюллар буенча төзелгән контрактларның 38 процентын тәшкил итә”, - дип өстәде ул.
Сафин шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруны анонсланганын искә төшерде.
“Быел без аны үтәүгә керешәчәкбез. Башта программа өч ел дәвамында тормышка ашырылачак, дип планлаштырылган иде. Ләкин, килеп туган хәл аркасында, аңа төзәтмә кертелде һәм без аны биш ел дәвамында тормышка ашырачакбыз. Хәзер муниципалитетларның башкарма комитетлары быелга объектлар исемлеген төзиләр. Юлларда йөрүнең язгы чикләве төгәлләнгәннән соң, ягъни, ул безнең региональ юлларда 1нче майда тәмамлана. Шуннан соң, без бу программаны үтәүгә актив керешәчәкбез”, - дип төгәлләде ул сүзен.
Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы Татарстанда быел 50 км. дан артык региональ юллар, өч юл чыгу урыны һәм җиде күпер төзү планлаштырылуы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев