Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда сайлаучыларның “Минем тавыш” беренче онлайн-форумы узачак

Форум тамашачыларына экспертларга үзләренең сорауларын туры эфирда биреп булачак.

(15 июнь, “Апастово-информ”).


Сишәмбе көнне Татарстанда сайлаучыларның “Минем тавыш” дип аталган онлайн-форумы ачыла. Ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүендә һәм 13нче сентябрьдә булачак бердәм тавыш бирү көнендә татарстанлыларны көткән яңалыкларга багышланачак.

“Минем тавыш” - сайлау закончалыгындагы үзгәрешләр, сайлау барышын мөмкин кадәр законга туры китереп оештыру һәм аны күзәтүдә, сайлау закончалыгындагы үзгәрешләрне бергәләп аңлашу өчен даими мәйданчык булып тора”, - дип билгеләп үттеләр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат үзәгендә.
Форум “Татарстанда 2020нче электораль елының үзенчәлекләре” дип аталган беренче пленар сессия белән ачыла. Аның эшендә Россия Үзәк Сайлау комиссиясе председателе урынбасары Николай Булаев, Татарстан Үзәк Сайлау комиссиясе председателе Андрей Кондратьев, Татарстан Җәмәгать палатасы председателе Зилә Вәлиева, гражданнар контроле ассоциациясе председателе Александр Брод һәм башка бик күп кешеләр катнашачак.

Форумның утырышлары даими төстә, 2020нче елның 13 сентябренә кадәр, ике атна саен булачак.
Форумда “Минем тавыш” проектының официаль сайты аша YouTube һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә катнашып була. “Минем тавыш” дип аталган сайлаучылар онлайн-форумының беренчесе - 2020нче елның 16нчы июнендә 14.00 сәгатьтә башлана.

Татарстанда 25нче июньнән 1нче июльгә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүе үтәчәк. Ә инде бердәм тавыш бирү көнендә татарстанлылар республикабыз Президенты, муниципаль сайлауларында, шулай ук, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев