Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшьләр сәясәте лидерлары арасында соципотека буенча 49 фатир уйнатыла

Торак бәйгесендә 18 яшьтән 30 яшькәчә яшьләр катнашырга мөмкин.

(Казан, 12 май, “Апастово-информ”).


Бүгенге көннән Татарстанда социаль ипотека программасы кысаларында, торак алу өчен яшьләр сәясәтенең лидерлары арасында гаризалар тапшыру кампаниясе ачылды. Бу хакта пресс-конференциядә бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгына яшьләр эше буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
“Бәйге республикабызда 2011нче елдан алып үткәрелеп килә. Быел студентлар, аспирантлар, яшь белгечләр соципотека буенча ташламалы шартларда торакка дәгъва кылырга мөмкиннәр. Тик дәгва белдерүчеләр үзләре укыган югары уку йортларында, районнарында, учреждениләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашырга тиешләр. Бәйгедә 18дән алып 30 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Тик аларның, гаиләнең бер кешесенә исәпләгәндә, гомуми торак мәйданы 18 кв.м. дан кимрәк булырга тиеш”, - диде ул.
Социаль сораштырулар буенча, 30 яшькәчә булган яшьләрнең 60тан артык проценты торак мәсьәләсен хәл итүдә яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча дәүләтнең хәлиткеч өлешен күрәләр, дип билгеләп үтте спикер.
Һәр елны бәйге нәтиҗәләре буенча 49 җиңүче билгеләнә. Алар социаль программада катнашу хокукы алалар. Узган еллар нәтиҗәләре буенча 245 кеше фатир алу бәхетенә иреште.
Гаризалар кампаниясе 2020нче елның 31нче июленә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев