Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтәмештә яшәүче Флера апа Шәрәфетдинова 800 данә кычытканны авыл хуҗалыгы берләшмәсенә тапшырган

Үтәмештә яшәүче Флера апа Шәрәфетдинова яше өлкәнәя баруга карамастан, гел хәрәкәттә, эштә.

(25 июнь, “Апастово-информ“).


Ел саен күп итеп шифалы үләннәр җыя. Шул ук вакытта кышкы чорга хуҗалык маллары өчен витамин чыганагы булган яфраказык җыюны да бурычы итеп саный. Быел да 800 данә кычытканны авыл хуҗалыгы берләшмәсенә алып килеп тапшырган. Тормыш иптәше Илдүс абый да аңа бик теләп ярдәм итә.

“Табигатьтә дә җырлый-йөрим йөрим. Җыр гомерлек юлдашым булды. Балаларым, оныкларым да сәнгать кешеләре“, – ди үзе.

Флера апа озак еллар авыл хуҗалыгы берләшмәсендә хезмәт иткән. Алдынгы сыер савучы булган ул. Хезмәт юлын бик кечкенәдән башлап җибәргән. Көтү көткән чакларын хәзер күңелле чор буларак кына искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев