Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Тоннель"дә 2 кагыйдә бозучы ачыкланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы “Тоннель“ операциясен Апас урта мәктәбе янәшәсендә уздырды. Балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчаларына китерүче әти-әниләрнең сабыйлары иминлегенә ни кадәрле игътибарлы булуы игътибарга алынды.


(25 март, "Апастово-информ").


Шоферлар балаларны махсус креслога утыртырга онытмаган. Куркынычсызлык каешын да эләктереп йөрүләре күзәтелде.

"2 кагыйдә бозучы ачыкланды. Бер шофер җәяүлегә юл бирмәде. Йөртүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.18 маддәсе буенча җавапка тартылды. Аңа 1500- 2500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк“, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Икенче транспорт иясе штрафын тиешле вакытта түләмәгән.

“Түләнмәгән административ штраф сумманың ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә. Шуңа да, вакытында түләү отышлы“, – ди Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев