Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп максат - Россияне ныгыту, - диде Шәймиев

Төп законның бөтен кагыйдәләре дә берсүзсез үтәлергә тиеш. Шул исәптән, халыкларның туган телләрен саклау буенча да.

(22 июнь, “Апастово-информ”).


Бүген Россия Федерациясе Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр эчке һәм тышкы факторларны искә алып, илебезне төрле яклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.
“Иң мөһиме - төп законның бөтен кагыйдәләре дә берсүзсез үтәлергә тиеш. Аерым алганда, Россия Конституциясе халыкларга үзләренең туган телләрен саклау хокукын гарантияли. Ә Конституциясенең гаранты безнең Президентыбыз туган телнең, әниләр теленең - һәр халык өчен мөһимлеген даими әйтеп килә”, - диде Шәймиев.

Конституциянең төзәтмәләре илебез Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә туплый. Бу Хөкүмәтнең тотрыклылыгын ныгыта.
“Тотрыклы Хөкүмәт - унышлы үсүче ил”, - диде Татарстанның дәүләт киңәшчесе.
Бөтенхалык тавыш бирүе 1нче июльдә узачак. Ә инде, 25нче июльдән Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча алдан тавыш бирү процедурасы башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев