Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туй үткәреп, ике көннән соң аерылыштык (Булган хәл)

Булачак ирем белән ике ел матур гына очрашып йөрдек. Йөргән вакытта үзен яхшы яктан гына күрсәтте, холкы тыныч һәм сабыр иде. Яратышып өйләнештек. Әмма законлы ир белән хатын булып ике көн генә яшәдек.

Туйның икенче көнендә яраткан һәм сөекле ирем миңа кул күтәрде. Рәхәтләнеп кыйнады. Имеш, туйда аның дусты белән сөйләшеп торганмын. Башка сыймаслык! Туйда кунаклар арасында аерым килеп котлаучылар күп булды. Һәр котлауны тыңлап, үз чиратымда, рәхмәт әйттем. Тыныч дип йөргән кешем бер мизгелдә хайванга әйләнде дә куйды. Алыштырып куйганнар диярсең! Өйләнгәч, шулкадәр үзгәрә микән ни соң ул ирләр?!   Әни гомере буе кыйналып яшәгәч, мин бу хәлгә түзәргә җыенмадым. Кеше баласына кул күтәрергә бер хакы да юк иде аның! Шулай итеп, туйдан соң ике көн узгач, ЗАГСка аерылышу гаризасы илттек. Каенана бик борчылды, елады, гафу итүемне сорады. Үз фикеремнән кайтмагач, мине дә гаепләп карады. Янәсе, мин аның улын кул күтәрерлек дәрәҗәгә җиткергәнмен. Ә үзе улына нинди тәрбия биргән соң?..   Хәзер кияүгә чыгу теләге бөтенләй юк. Ничек тә яшәрмен әле...    Алия, Казан \

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/Kp0gRytwIeE