Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларның дистанцион укулары дәвам итә

Бүген Апас урта мәктәбенең Гөлия Нәбиуллина җитәкчелегендәге 1нче сыйныф укучылары белән класс сәгате узды.

(30нчы апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)


Балалар класс сәгатендә дуслык хисе хакында сөйләштеләр. Мультфильм карап, дусларның нинди булырга тиешлеген эчтәлекле итеп сөйләп бирделәр.
“Дуслар бердәм булырга, авыр чакта ярдәм итергә, бер-береңне кыерсытмаска тиешләр”, - диләр балалар.


Сыйныфтан тыш чарада завуч Эльвира Хикмәтова да катнашты. Дистанцион дәресләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тагын бер мәртәбә искә төшерде. Балаларның дәресләрдә актив булулары, төрле акция, флешмобларда катнашып, видеоязмалары белән уртаклашулары өчен рәхмәтен белдерде ул.


Дистанцион укулар дәвам итә. Техник җиһазлар белән файдалану да җайга салынды. Хәзер инде башлангыч сыйныф укучылары да төрле платформаларда шөгыльләнә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев