Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Улым үзеннән өлкән хатын белән яши

Улымның бер кыз белән очрашуын белгәч, башта бик шатланган идем. Ләкин иртәрәк сөенгәнмен икән. Йөргән кызын өйгә алып кайткач, “шок” хәлендә булдым, чөнки теге кызга 30 яшьләр иде. Ә улыма ул вакытта 21 яшь иде.

Инде өч ел узды. Ә алар һаман бергә. Инде бергә яшиләр. Килен дигәнем бераз үзен карый башлады, яхшы якка үзгәрде. Дәрәҗәле эштә эшли дип беләм, чөнки аның хезмәт хакы барыбызныкыннан да күбрәк. Ләкин яшь аермасы җаныма тынычлык бирми! Ирем дә үз фикереннән кире кайтмый, “озакка бармас” ди. 
Мин аларның икесенә дә чын күңелдән бәхет телим. Ләкин көннәрдән бер көнне аерылышсалар, улым бөтенләйгә мәхәббәттән ваз кичмәсә ярар иде дип тә куркам.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ulym-zennn-lkn-khatyn-beln-yashi

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев