Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Улының гәүдәсен чокырга яшергән…

Әти кеше кулга алынды.

Башкортстанның Чишмә районара тикшерү бүлеге үз улын үтерүдә гаепләнгән 54 яшьлек Дәүләкән кешесенә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Билгеле булуынча, 2022 елның гыйнвар башында республика хокук саклау органнарына ирнең 26 яшьлек хатыны аның хәбәрсез югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, ир узган ел ахырында элемтәгә чыгудан туктаган. Ир белән хатын инде бергә яшәмәсәләр дә, даими аралашып тораган.

Ирнең соңгы тапкыр Дәүләкәндә яшәүче әтисендә булуы ачыклана. Әмма әти кеше улының декабрь ахырында акча эшләргә китүен әйтә. Хокук саклаучылар белән сөйләшкәннән соң озак та үтми, әтисе яшәү урынын ташлап китә һәм элемтәгә чыгудан туктый. Югалган ир-атның әтисенең йортын караганда кан эзләре, ә аның ихатасында урнашкан шамбо чокырында көчләп үтерү билгеләре булган улының гәүдәсе табылган. Зыян күрүченең әтисе кичекмәстән федераль эзләүгә игълан ителде һәм 2022 елның 20 гыйнварында Уфа территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды.

Ачыкланганча, 2021 елның декабрендә улы әтисенә кунакка килгән булган. Ир-атлар спиртлы эчемлекләр кулланганда гауга килеп чыга, аның барышында әтисе улының күкрәгенә пычак белән берничә тапкыр кадый. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат үлгән, ә җинаятьче аның гәүдәсен чокырга яшергән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/04/74437/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев