Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ябыгу өчен “себерке” салаты

Тиз әзерләнә һәм ябыктыра торган рецепт.

Тиз әзерләнә һәм ябыктыра торган рецепт.

   Бу салатны мин, гадәттә, табынга чыгарырга ярты сәгать чамасы калгач эшлим. Алданрак эшләсәң, салат карая төшәргә мөмкин. Ә инде шунда ук әзерләп өстәлгә утырсаң, яшелчәләрнең суты бүленеп чыгарга өлгерми һәм салат сусыл була алмый.

   Бу салатны гадәти кәбестәдән дә, пекин кәбестәсеннән дә ясарга була. Гадәттә, пекинныкыннан эшлим, чөнки ул йомшаграк һәм сусылрак.

1. Һәр порция өчен 100әр грамм кәбестә алып, вак кына турыйбыз һәм бераз уабыз. Аннан савытка салып, тоз сибәбез.

2. Аннан 40шар грамм чи кишерне кыргычтан үткәреп, 1-2 кашык үсемлек мае салып болгатабыз.

3. Иң соңгы чиктә пешкән чөгендерне вак кыргычта кырып, бар яшелчәләрне бергә салып бутыйбыз да, ярты сәгать чамасы суыткычта тотканнан соң табынга бирәбез. Салат өстенә яшел тәмләткечләр сибәргә киңәш ителә.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2022-04-13/yabygu-chen-seberke-salaty-2767849

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев