Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбызга медаль?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республиканың күп балалы өч анасын медаль белән бүләкләү турында Указга кул куйды.

(15нче май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)


Гаилә көне алдыннан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Райондашыбыз - Азбаба авылыннан Гөлназ Гайнуллина “Ана Даны” медале белән бүләкләнде. Күп бала үстерүче мактаулы якташыбыз белән бергә, республиканың Кукмара һәм Тәтеш районнарыннан да тагын ике хатын-кыз шушы зур бүләккә лаек булды.
Күп балалы аналар дәрәҗәле медальгә бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда аеруча зур тырышлыклары өчен ия булдылар.
“Ана Даны” медале Татарстанда 1999нчы елда кертелгән иде. Әлеге медаль белән биш бала табып һәм тәрбияләп үстерүче аналар бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев