Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямьсезлек – бәхетсезлек түгел (Тормыш хәле)

Больницада ятам. Палатабызда дүрт карават, бүген генә берсе бушады, өчебез генә калдык.

Палатада тынлык, төшке йокы вакыты иде. Акрын гына исәнләшеп бер хатын керде дә минем каршыдагы караватка килеп утырды. Күз генә төшереп алдым, зур колаклы, авызы чалшаеп торган ямьсез генә бер хатын. “Моңа инсульт булган икән”, – дип уйладым. Шулчак зур шакмаклы сумка тотып бер ир килеп керде. Ул да акрын тавыш белән генә исәнләште дә сумкадан әйберләрне чыгарып урнаштыра башлады. Күз карашлары белән генә аңлашалар, кеме икән бу хатынның? Ире дисәң... Мондый хатынга артык матур инде бу ир... Улы дияр идең, аңа да охшамаган... Ир әйберләрне урнаштырды безнең белән саубуллашты, бу хатынның битеннән үбеп алды да, чыгып китте. Без, хатын-кыз заты кызыксынучан бит, тиз генә бу хатынны урап алдык та сорауларыбызны яудырдык. Бөтенебезнең дә уртак сорау бар: кемең бу синең? Ире булып чыкты бит! Сулыш алырга да ирек бирмичә, хатынны дер селкеттек. Безнең кысуга чыдый алмыйча, барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр булды ул.

Яңа танышыбызның исеме Наилә икән. Аның белән авырлы вакытта, әтисе әнисенең корсагына өстәл аягы куеп тора торган булган. Янәсе, аларга ике бала җиткән, бусы кирәкми! Аллаһы Тәгаләгә каршы килеп буламы? Туасы җан барыбер туган, әмма йөзе коточкыч ямьсезләнгән булган. Наиләне берсе дә яратмаган, әти-әни, абый-апа... Бары әнисе ягыннан булган әбисе генә бик яраткан аны. Шул әбисе аңа тормыш кагыйдәләрен яхшылап аңлатып калдырган. Бик күп нәрсәләргә өйрәткән аны әбисе. Гомеренә җитәрлек акыллы сүзне әйтеп калдырган ул: “Ямьсезлек – бәхетсезлек түгел, кешенең бәхете үз кулында. Үзеңне яратуларын теләсәң, кешене башка ягың белән кызыксындыр, эшеңне матур итеп эшлә”. “Әбиемнең шушы сүзе миңа гомерлек девиз булды. Сигез классны бетергәч тә Уфага укырга киттем. Беренче очраган училищега кердем. Ирләр арасында эшли торган һөнәр сайлармын дип үземә сүз биргән идем, ташчы булырга укый башладым”, – дип сөйли башлады Наилә.

– Ни өчен ирләр һөнәре? – дип “хор” белән сорадык без.

– Мәктәптә укыганда, малайларга караганда кызлардан күп җәбер күрдем мин. Шул вакытта ук хатын-кызларның рәхимсез һәм мәкерле зат булуларын аңладым. Шулай итеп, мин ташчы булып төзелештә эшли башладым. Ирләр башта миңа кырын караганнар иде, беренче көнне үк норманы алардан да уздырып үтәгәч, фикерләре үзгәрде. Бераздан коллектив бөтенләй икенче төрле эшли башлады, ярамаган тагы дип эшләү бетте. Ирләр эш вакытында тәмәке тартып вакыт уздырмый, эшкә эчеп килми башладылар. Бригададагы ирләр бөтенесе дә өйләнгән иде, хатыннары миңа рәхмәт укыды инде. Югары нәтиҗәләргә ирешеп бүләкләр ала башладык. Төзелештә яңгыр ява дип эш туктату юк, югарыда андый көнне авыррак булса да, түзә идем. Бервакыт миңа андый урыннарда эш кушмый башладылар, җайлырак урыннардан бирәләр. Үзләренчә хөрмәт күрсәтүләре дип сөенә идем инде. Кыш урталарында ташчы булып чибәр генә бер егет килеп урнашты безгә. Минем янга бастыра башладылар. Карыйм, кулы бер дә эшкә ятмый моның. Булыша башладым, үземнең норманы үтим дә аңа булышам. Ун көн эчендә тәмам өйрәнеп бетте. Рәхмәт йөзеннән кинога чакырды, барып карап кайттык. Икенче көнне тагын чакырды, анысында үбештек, шуннан китте инде... Бераз йөргәч, үзләренә чакырды, җылы якта яшиләр икән. Баш тарттым, кайсы әти-әни шундый ямьсез кызга өйләнергә улына рөхсәт бирсен ди?! Әмма ул нык торды, каршы килүемә карамастан, әти-әнисенә күрсәтергә, аларның бәхиллеген алырга теләп, туган ягына алып китте. Кайтып төштек. Мине күрүгә, барысына шок булды. Әти-әни чәй дә тәкъдим итмәде, сеңлесе пластик операция ясату хакында ярты сәгатьлек лекция укыды. Соң иде инде, һәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Алдан шулай буласын белгәнгә, минем әллә ни исем китмәде. Миңа урынны кечкенә генә, иске верандага, улларына үз бүлмәләренә җәйделәр, без икебез күзләребез белән аңлаштык. Тыныч булуымны аңлады ул. Мин иртә торырга күнеккән инде, бу юлы да шулай булды. Барысы да йоклый иде әле, мин коймага сөяп куйган тәпкене күреп, алдым да бакчага чыгып киттем. Чүп баскан бакчаны кичтән күргән идем инде. Төш җитәрәк, чүптән арындырылган бакчага хозурланып карап торганда, кычкырышкан тавышлар ишетеп, өйгә кердем. Тавыш минем хакта иде, әлбәттә! Йокыдан торгач, мине киткән дип уйлап, Фердинант әйберләрен җыя башлагач, өчәүләшеп үгетлиләр икән. Мине күргәч кенә туктадылар. “Кайда идең?” – дип, Фердинант кочаклап алды. “Бакча чүбе утадым”, – дим. Каенана, каената, сеңлесе бакчага чыгып киттеләр. Мин алар керешкә өстәл әзерләдем. Керделәр тегеләр аптыраган кыяфәттә, “Шундый зур участокны ничек берүзең эшкәртеп чыктың?” – диләр, чакыргач, берсүзсез өстәл артына килеп утырдылар.

Унбиш ел инде бергә яши башлаганыбызга. Аллага шөкер, каенана белән каената миңа яхшы мөнәсәбәттә, сеңлесе дә гафу үтенде. Улыбызга – 13, кызыбызга 10 яшь, икесе дә бик матурлар. Ирем белән елдан-ел артыграк яратышабыз. Бик бәхетле мин...

Наилә туктады. Палатада тынлык урнашты. Менә бит! Ничек хаклы булган Наиләнең әбисе! Нинди акыллы карчык булган ул! Әгәр дә әбисе шул сүзләрне әйтеп юатмаган булса, кем белә, Наилә кайда, кем булган булыр иде икән? Ай маладса безнең татар әбиләре! Башкалар ни уйлаганнардыр, минем башымда шундый уйлар бөтерелде.

Наиләнең әбисе дөрес әйткән: кешенең бәхете үз кулында! Кемнең нәрсә әйтүенә карамастан, бернигә карамастан, үз бәхетегезгә үзегез кул селтәмәгез. Киресенчә, бәхетеңне кочак җәеп каршы алырга кирәк!

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/yamsezlek-b-khetsezlek-t-gel-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев