Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ярдәм янәшә” хәрәкәте кысаларында бүген районыбызның 310 гаиләсенә азык-төлек пакетлары таратылды

Катлаулы тормыш хәлендә калган 310 мохтаҗ гаилә бүген шундый пакетлар алды.

(3нче май, “Апастово-информ”).


Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгарган Карар буенча әлеге ярдәм районыбызга да килеп иреште. Пакет җыелмалары махсус алдан төзелгән исемлек буенча таратылды. Күчтәнәчләрне зур фургонлы машинадан, иң элек, чылбыр рәвешендә төзелеп социаль яклау хезмәткәрләре, “Яшь армиячеләр”, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре бушатып тордылар. Аларны район үзәгеннән авыл җирлекләре башлыклары килеп алды.


“Бөтен авыл җирлекләрендә күчтәнәчләр һәр мохтаҗ гаиләгә бүген үк тапшырылды”, - дип хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.


Игелекле акция тантанасында районыбыз башлыгы Равил Хисаметдинов та волонтер буларак катнашты.
Апастан гомер буе почтада эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионер Зөһрә Габидуллина да, әлеге ярдәм өчен сөенечен яшермәде. “Шундый катлаулы вакытта җитәкчеләрнең ярдәмен күрү - киләчәккә ышаныч тудыра. Безнең турында кайгырткан һәр җитәкчегә рәхмәтлемен”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев