Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ярдәм янәшә!” – районга өченче тапкыр килде

Республикакүләм “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында районга өченче тапкыр 283 күчтәнәч-тартма кайтты.

(11 нче июнь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Иртәнге җидедә азык-төлек җыелмасы белән тутырылган тартмалар төягән машина Апаска килеп җитте. Күчтәнәчләрне машинадан чылбыр рәвешендә төзелеп, социаль яклау, мәгариф, мәдәният бүлеге, медицина хезмәткәрләре, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре бушатып торды. Азык-төлек тутырылган тартмаларны авыл җирлеге башлыклары шул ук көнне килеп алып, ияләренә тапшырды.

“Май башында шундый азык-төлек җыелмасы тартмаларын тараткан идек. Монысы өченче тапкыр килде. Июнь аенда тагын була әле. Барысы дүрт тапкыр. Мондый төр ярдәм республикада җиде төр категория гражданнарга бирелә. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр исемлеге Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде һәм районнарга җибәрелде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Апаста яшәүче Вавиловлар гаиләсе өч ир бала үстерә. Илнур белән Илназ әти-әниләренең чын ярдәмчеләре. Иртүк торып ишегалдын җыештыралар иде. Шулай ук иң кечкенә энеләре Эмильне карарга да булышалар. Район башлыгы Равил Хисаметдинов үзе барып күчтәнәч-тартмаларны тапшырды.

“ Өч улыбыз бар. Илнур 6нчы классны, Илназыбыз 4 нче классны тәмамлады. Кечкенә улыбызга 2 генә яшь әле. Күчтәнәч-ярдәм алуыма бик шатландым. Балаларымны тәм-томнар пешереп сыйлыйм. Президентыбызга, район башлыгына олы рәхмәтемне ирештерәм. Балалар шатлыгы эшләрендә уңышлар булып кайтсын, - диде Рамилә Вавилова шатлыгы белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев