Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ятим баланы гаиләгә алган өчен күпме түләнә?

"Ятим баланы гаиләгә алган өчен түләүләр арткан дип ишеттем. Аның тәртибе турында аңлатып үтсәгез иде. Ул кемнәргә тиеш, нинди документлар кирәк, бөтен гаиләләргә дә биреләме икән?" - дип сорый Казаннан Сәлимә Хәкимова.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте җавап бирә:   – Сүз ятим бала алган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган акча турында бара. Ул баланы уллыкка алучыга яки опекунга рәсмиләштерелергә мөмкин.   Ел башында уллыкка алынган һәр балага 18886,32 сум бирелә иде. Әгәр дә инде балага 8 яшь тулган яки ул инвалид бала булса, шулай ук гаилә бер ата-анадан булган берничә баланы уллыкка алса, бер тапкыр 144306 сум түләнә иде. Март аеннан индексацияне исәпкә алып, бу түләүләр 20472,77 сум һәм 156428,66 сумга җиткерелде.   Әлеге пособиегә гаризаны тиешле документлар белән Пенсия фондының яшәү урыны буенча бүлегенә илтергә кирәк. Бу гаризаны уллыкка бирү турында суд карары чыккач яки опека органының опекага алу турында карары кабул ителгәч яки инде баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгәч язарга кирәк. Гариза язу вакыты чикле булуы һәм аның 6 ай каралуы турында да искәртик.   Пенсия фондына гаризаны почта аша да юлларга мөмкин. Бу очракта тиешле документларның күчермәләре нотариус тарафыннан расланырга тиеш. Әлеге гаризага уллыкка алынган баланың туу турындагы таныклыгы, судның уллыкка бирелү турындагы карары, яки опекага бирү турындагы карары күчермәләре беркетелә. Пособие билгеләнү турындагы карар гариза кабул ителгәннән соң 10 эш көне дәвамында чыгарыла. Пенсия фондына билгеле оешмалардан мәгълүматлар вакытында килеп ирешмәгән очракларда ул 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Пособие гариза бирүчегә 5 эш көне аралыгында күчерелә. Чыганак: https://www.matbugat.ru/news/?id=36200

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев