Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Йөкле кызымны караватка бәйләп тоталар"

"Ни өчен йөклелекне өзәргә кирәк икәнлеген табиблар аңлатмый".

Тәтешле районының Уразгилде авылында яшәүче хатын берничә атна инде тынычсызлыктан үзенә урын таба алмый. Йөклелекнең 5 аена җиткән 21 яшьлек кызын югары температура белән Уфага алып китәләр һәм дәваханәгә салалар. Табиблар анда коронавирус инфекциясе булуда шикләнә. Хәзер Вероника реанимациядә һәм, аның әнисе сүзләренчә, табиблар аны йөклелекне өзүгә әзерли. Тик хатынның әнисенә ни өчен мондый җитди карарга килгәннәрен аңлата алмыйлар.

Галина Мөхәммәтдинова сүзләренә караганда, 16 гыйнварда аның кызының температурасы күтәрелгән һәм тәнен көзән җыера башланган. Авырлы яшь хатынны шунда ук дәваханәгә озаталар, ә соңрак, коронавируска шикләнеп, Уфаның Дим районында урнашкан ковид-госпитальгә күчерәләр.

- Анда аны тикшерделәр, әмма коронавируска барлык нәтиҗәләр дә тискәре булды. Шуннан соң Верониканы, баш мие шешенә шикләнеп, Республика клиник дәваханәсенә неврология бүлегенә күчерделәр. Шул вакыттан бирле кызым белән элемтәне югалттык. Шалтыраткан саен хәле авыр, реанимациядә аңсыз ятуын әйтәләр. Дәвалаучы табибка җентекләбрәк белү өчен шалтыратырга тырышып карадым, беркем дә трубканы алмый, - ди хатын.

3 февральдә хатын реанимациягә кереп, кызын күрү бәхетенә ирешә. Реанимациядә кызын караватка бәйләп, аны кашыктан ашатканнарына тап була ул.

- Табиблар миңа аның баш мие бик нык зыян күргәнен әйтте. Янәсе, ул үзе белән ни булганын аңламый. Йөклелекне өзәргә кирәк, Вероника аңына килгәч, нәрсә булганлыгын да искә төшермәячәк. Мин моның ни өчен кирәк булуын аңламыйм. Безгә бит беркем дә берни дә аңлатмый, хәтта диагнозы да төгәл итеп әйтә алмадылар. Бәлки, без хаклы түгелдер, һәм операциягә күрсәтмәләр чыннан да бардыр. Ни өчен табиблар безгә берни дә аңлата алмый? Вероника үзе дә бик курыккан, ул барысын да хәтерли һәм барысын да аңлый, - ди әни кеше.

Баланың әтисе Вероника белән рәсми никахка кермәгән, шуңа күрә табиблар консилиумының карарына ул берничек тә йогынты ясый алмый. Үз чиратында, яшь хатынның әти-әнисе үз кызлары белән булган хәлне ачыклау өчен югары органнарга мөрәҗәгать итәргә җыена, дип яза  "Комсомольская правда" гәзите (ufa.kp.ru).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев