Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ындырчы авылы чишмәсе яңарды

Ындырчы авылының актив, тынгысыз җанлы бер төркем авылдашлары чишмәне төзекләндереп, чистартып, аңа яңа тормыш бүләк иттеләр.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Олы юл кырыенда урнашкан Ындырчы авылы чишмәсе үзенең саф, шифалы суы белән авыл халкын, узып баручыларны туендырып тора. Соңгы вакытта чыганак искергән, аңа зыян килгән иде. Авылның актив, тынгысыз җанлы өлкәннәре чишмәне төзекләндереп, чистартып, аңа яңа тормыш бүләк иттеләр.
“Әлеге чишмә элек-электән ата-бабаларыбыз эшләгән көчле чыганак булып торган. Авылыбызның һәрбер йорты шушы чыганактан туенган. Чишмәбез соңгы вакытта тыгылып, аңа зур зыян килгән иде. Инде менә иптәшләрем белән бергә җыелышып яңартырга уйладык. Күмәк һәм күңел биреп эшләгәч, чишмәбез чистарып китте, төзекләнде. Җәен-кышын су бетми дә, кимеми дә монда. Узып баручыларны да, авыл халкын да үзенең сихәтле суы белән сөендереп тора”, - дип сөйли төзекләндерү эшен оештырып йөрүче Вил абый Хантимеров.
Якташыбыз, озак еллар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән, Экология министрлыгы каршында эшләп килүче җәмәгать рәисе Наил Гобәйдуллин игелекле эшне башкаручыларга министр исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Апас районында чишмәләргә нык игътибар бирелә. Бу бик мактаулы күренеш. Үз кулларың белән эшләгән чишмә янына баргач яңа хисләр туа, күңел сөенә. Кая гына хезмәт итсәң дә, халыкка файда китерүдән дә зуррак бәхет юктыр ул”, - диде якташыбыз.
Чишмәне төзекләндерүдә катнашучы Вил абый Хантимеров, Разыйх абый Арсланов, Илсур абый Багитов һәм Николай абый Ильин шулай ук район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына да ия булдылар. Район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән аларны район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева котлады.
“Олы йөрәкле, изге ниятле булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт. Сезнең кебек тынгысыз җаннар булганда авыл яшәр, ә чишмәләре сихәте, шифасы белән озак еллар сөендереп торыр”, - диде ул.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев