Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдызнамә (20-27 апрель)

Атна шактый тыныч узачак, тормышта ниндидер кардиналь үзгәрешләр көтелми. Сез күптәнге эшегезне төгәлләп, аның нәтиҗәсеннән канәгать калырсыз. Зур чыгымнардан курыкмагыз, сез бушлыкны бик тиз тутырырсыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна аралашу өчен уңайлы. Сез бик тиз уртак тел таба аласыз, элек киеренке булган мөнәсәбәтләр күпкә тынычрак булачак. Гадәти булмаган очрашулар көтелә. Сезгә бераз тырышлык җитмеп бетми, кайчакта башланган эшегезне ташлау  теләге барлыкка килергә мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Иҗади потенциалыгыз югары булачак, башыгызда яхшы идеяләр барлыкка киләчәк һәм аларны тормышка ашыруда кыенлыклар тумаячак. Эшлекле сөйләшүләр уңышлы узачак, кайбер Үгезбозауларга яңа эш тәкъдим итәчәкләр. Тәҗрибәле һәм аек акыллы кешеләрнең киңәшләренә колак салыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Хәтта ияләнелгән эшләр дә авыр биреләчәк. Бу, әлбәттә, барысын да кичектерергә һәм берни белән дә шөгыльләнмәскә кирәк дигән сүз түгел. Бары тик кыенлыкларга әзер булыгыз, үзегездән мөмкин булмаганны таләп итмәгез һәм ашыкмагыз. Акчага кагылган эшләрдә игътибарлырак булырга кирәк. Ә менә якыннарының ярдәменә атна буе исәп тотарга мөмкин. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кызыклы эшләр һәм яңа проектлар барлыкка киләчәк. Алар ярдәмендә сез күп нәрсәгә өйрәнәчәксез. Бәлки, сез күптән хыялланган нәрсәләр белән шөгыльләнә алырсыз. Яңа керем чыганагы барлыкка килергә мөмкин.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Яңа партнерлар һәм фикердәшләр эзли идегезме? Хәзер сезгә аларны табуы җиңел булачак. Идеяләрегезне тормышка ашыруда катнашырга теләүчеләр җитәрлек булачак. Әгәр сез нинди дә булса бизнес-проектларга тотынырга җыенсасыз, инвесторлар эзләүгә игътибар итегез: сез зур финанс ярдәме алачаксыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна эшлекле өлкәдә кызыклы перспективалар ача. Сез элек катлаулы тоелган проблемаларны хәл итәрсез. Һөнәри эшчәнлек белән бәйле сәфәрләр уңышлы булачак. Күптән ошатып йөргән кешегезгә таба беренче адым ясау өчен менә дигән вакыт.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Атна шактый тыныч узачак, тормышта ниндидер кардиналь үзгәрешләр көтелми. Сез күптәнге эшегезне төгәлләп, аның нәтиҗәсеннән канәгать калырсыз. Зур чыгымнардан курыкмагыз, сез бушлыкны бик тиз тутырырсыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Өй эшләре белән шөгыльләнү өчен кулай вакыт. Ремонт, төзелеш яки авыл хуҗалыгы эшләрен башларга мөмкин. Ләкин чыгымнар, сез көткәнгә  караганда азрак булачак. Шәхси мөнәсәбәтләрдә гармония хөкем сөрә. Романтик очрашу булырга мөмкин.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сез элек гадәти тоелган әйберләргә яңача караячаксыз. Якыннарыгыз  белән мөнәсәбәтләрегез сизелерлек үзгәрергә мөмкин. Озак еллар эшләп тә, уртак тел таба алмаган кеше белән аңлашу мөмкинлеге туачак. Сезнең дипломатик сәләтегез барысын да борчыган конфликтка нокта куярга мөмкинлек бирәчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Үз  хыялларыгызга чумып, иллюзияләргә бирелмәгез. Дөреслек белән гайбәтне аерырга өйрәнегез. Теләсә кемнең сүзенә ышанмагыз. Интригаларда  катнашырга кирәкми, аннан сезгә зыяннан кала, файда булмаячак. Яраткан кешегезне сөендереп, шатландырып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Киреләнү һәм үзсүзлеләнү хәзер сезнең файдага түгел. Бу бигрәк тә эшлекле өлкәгә кагыла. Шуны истә тотыгыз: хәзер күпләр сезне белгеч һәм потенциаль союзник буларак бәяли. Аларда  яхшы тәэсир калдырырга теләсәгез, үзегезне яхшы яктан күрсәтергә тырышыгыз.  

Балык (19 февраль – 20 март)
Ашыгырга кирәкми. Хәер, киләчәккә планнар корырга да була, тик аларны тормышка ашырырга ашыкмаска гына кирәк. Атна-ун көн шәхси мөнәсәбәтләр күзлегеннән аеруча уңайлы булачак. Якын кешеләрегез белән аралашу бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-20-27-aprel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев