Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдызнамә (25 март – 1 апрель)

Атна романтик мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда аеруча уңышлы булачак. Сөйгән кешегез белән үткәргән вакыт искиткеч күңелле булачак. Бик озакка исегездә калачак сюрпризлар да булырга мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Сез гадәттәгедән ешрак игътибар үзәгендә булачаксыз. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр яхшы якка үзгәрә: сезне хөрмәт итәләр,  фикерегезгә колак салалар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Гадәти булмаган танышулар, кызыклы очрашулар күп булачак. Тормышка карашлары сезнеке белән туры килмәгән кешеләр белән аралашу бик файдалы булачак, бу әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Нинди дә булса яңалык белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Атна оештыру мәсьәләләрен хәл итү, дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгать итү, документларны рәсмиләштерү өчен уңайлы. 

Кысла (22 июнь – 22 июль) Катлаулы финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителер. Яңа чыганаклардан акча керер, үз эшен ачарга теләүчеләргә бәхет елмаер.

Арыслан (23 июль – 23 август) Эштә  гадәттәгедән саграк булыгыз, артык тәвәккәл адымнар ясамагыз. Бу хаталардан, аңлашылмаучылыклардан качарга мөмкинлек бирәчәк.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сездән түземлелек таләп ителә. Көтелмәгән хәбәрләр аркасында планнарыгызны тиз арада үзгәртергә, иске карарлардан баш тартып, яңаларын кабул итәргә кирәк булачак.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Ашыгырга кирәк. Сез көткәннән дә күбрәк эш булырга мөмкин, әмма барысын да тиз арада җиңеп чыгарсыз. Сез өстенлекләрне дөрес билгелисез, юк-барга күп вакыт сарыф итмисез, шуңа күрә, нәтиҗәсе дә яхшы булачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Беренче планга хисләр чыгачак, вәзгыятьне объектив бәяләү катлаулырак булачак. Ихтимал, сез элек битараф булган шөгыль белән кызыксына башларсыз. Романтик мавыгулар да, бер күрүдә гашыйк булу да булырга мөмкин.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Тынгысыз чор башлана: ниндидер гаилә эшләренә игътибар итәргә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак. Һәр минут исәптә булачак, әмма сез югалып калмассыз, үз көчегезгә ышанычыгызны югалтмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Атна романтик мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда аеруча уңышлы булачак. Сөйгән кешегез белән үткәргән вакыт искиткеч күңелле булачак. Бик озакка исегездә калачак сюрпризлар да булырга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Яңа мөмкинлекләр вакыты. Алардан файдаланыр өчен күпмедер батырлык кирәк булачак, чөнки бу тормышыгызда зур үзгәрешләр китереп чыгарачак. Сез югалып калмассыз, курыкмассыз да, мөгаен, үкенмәссез дә.

Балык (19 февраль – 20 март) Эшлекле мөнәсәбәтләрдә сизелерлек үзгәрешләр булырга мөмкин. Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә әзер булыгыз. Ял турында да онытмагыз: хәзер көч туплау аеруча мөһим.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yoldyznam-25-mart-1-aprel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев