Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз башыма ир таптым: куып чыгарды

Моннан берничә ай элек үз башыма бер ир белән чуалдым. Аның 7 һәм 12 яшьлек ике баласы бар. Хатыны юл һәлакәтендә вафат булган. Начар ир түгел үзе, игътибарлы, акыллы. Миңа гомеремдә дә андый матур сүзләр әйтүче булмады.

Күп тә үтмәде, мин аның фатирына күчендем. Ә үземнекен арендага бирдем. Ләкин тора-бара арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлады. Балалар мәсьәләсендә түгел, алар белән уртак телне тиз таптым, мине яраттылар, яхшы кабул иттеләр. Ләкин менә акча мәсьәләсендә ир дигәнем хәйләкәр булып чыкты. Арендадан кергән акчаны да, хезмәт хакымны да үз кирәгенә, балаларына тота башлады.    Әйтә башлаган идем, тавыш куптарды. Алай гына да түгел, фатирдан куып чыгарды. Ул төнне иптәш кызымда үткәрдем. Аннары фатирымда яшәүчеләрне чыгарырга туры килде. Берничә көннән теге шалтыратып, гафу үтенде, кире кайтуымны сорады. Шулай ди менә! Номерын кара исемлеккә тыгып куйдым. Бүтән аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми.   Илгизә, Азнакай

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36392

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев