Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үз кызым кебек якын”, - диләр аның турында

Чирмешән авылында яшәүче өлкәннәрне караучы Гөлүсә Бәширова турында да бик матур, җылы фикерләр әйтәләр.

(8нче июнь, Ландыш Гайнуллина. "Апастово-информ").


“Рассвет” ярдәм итү үзәгендә 16 ел эшли ул. Игелекле, тәмле телле социаль хезмәткәргә барлыгы 6 өлкән кеше беркетелгән.


Гөлүсәнең игелекле хезмәтенә бик теләп тормыш иптәше Ринат та кушыла икән. Бер дә кыенсынмыйча, өлкәннәрнең үтенечләрен тыңлап, Апастан барлык кирәк-яракларын алып кайтып тора.


- Гөлүсәне үз кызым кебек якын күрәм. Бик яратам. Ул вакытсыз киткән кызымны да, иптәшемне дә карады. Бүген инде миңа бик теләп ярдәм итә. Бәрәңге дә алыша, өемне дә җыеп-юып тора”, - дип җылы сүзләре белән мактый аны акъәби Рәмзия Фәйзрахманова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев