Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үземнән 15 яшькә өлкән хатын белән йокладым (Булган хәл)

Тормышымда булган бер мәхәббәт тарихын әле дә сагынып искә алам... 19 яшемдә ике баласы булган 34 яшьлек хатын белән таныштым. Мөнәсәбәтләрнең ничек башлануын, аңа ничек гашыйк булуымны аңламыйча да калдым.

Үземнән 15 яшькә өлкән хатын белән очрашуым турында туганнар да, дуслар да – беркем дә белмәде. Безнең уртак кызыксынулар да юк иде. Ләкин шуңа да карамастан, без бер-беребезне үлеп яраттык. Аңа ничә яшь булуы минем өчен бөтенләй мөһим түгел иде.

Бер елга якын очраштык, аннары аралар өзелде. Аның белән очрашканда, университетта бик күп лекцияләрне “тозларга” туры килде. Нәтиҗәдә сессияне тапшыра алмадым. Гомумән, студент тормышының 95 процентын күрмәдем дисәм дә була. Ләкин ул ел – тормышымдагы иң бәхетле ел булды. 

Хәзер миңа 26 яшь. Әгәр кире үткәннәргә кайтып, сайларга кушсалар, мин кабат шул юлны сайлар идем. Аның белән булганыма бер дә үкенмим. Һәм дөньядагы һәркемнең шундый хисләр кичерүен телим.

Ильмир, Казан

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/zemnn-15-yashk-lkn-khatyn-beln-yokladym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев