Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әзерлек башланды

Район мәктәпләрендә 11 сыйныф укучылары бүген рус теленнән инша яздылар. Бу әлегә әзерлек өлеше генә булды. Рус теленнән инша язуның төп өлеше исә 3 декабрь көнне узачак. Унберенче сыйныфларда чыгарылыш имтиханнарына инша (сочинение) язу бу уку елында кертелде. Иҗади эшләр "зачет" һәм "зачет түгел" системасы буенча бәяләнәчәк. Рус теленнән БДИны...

Район мәктәпләрендә 11 сыйныф укучылары бүген рус теленнән инша яздылар. Бу әлегә әзерлек өлеше генә булды. Рус теленнән инша язуның төп өлеше исә 3 декабрь көнне узачак. Унберенче сыйныфларда чыгарылыш имтиханнарына инша (сочинение) язу бу уку елында кертелде. Иҗади эшләр "зачет" һәм "зачет түгел" системасы буенча бәяләнәчәк. Рус теленнән БДИны исә язма эштән зачет алган укучылар гына тапшыра алачак. Ә башка еллардагы чыгарылыш укучыларына исә йомгаклау иншасын бу көнне һәм 2015 елның 4 февралендә һәм 6 майда да язу мөмкинлеге бирелә. Шулай ук зачет ала алмаган яисә имтиханга җитди сәбәпләр аркасында (документлар белән раслана) килә алмаган 11 сыйныф укучылары да әлеге көннәрдә өстәмә рәвештә инша яза алачак. Тагын бер яңалык - рус теленнән БДИда тест өлеше (А өлеше) булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев