Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турындагы Конституциядәге төзәтмәнең кай ягы белән әһәмиятле булуын аңлатты

Волонтерлык һәм коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмиятен ныгытып кую – аларның эшләренә бәя булып тора. Чөнки алар пандемия чорында тагын бер кат үзләренең көчен һөм җитлегүен күрсәттеләр.

(17 июнь, “Апастово-информ“). 


Татарстанның Жәмәгать Палатасы председателе Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турындагы Конституциядәге төзәтмәнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлатты. Ул бу хакта үзенең фикерләре белән “Татар-информ“ матбугат агентлыгы белән әңгәмәсендә уртаклашты. 
“Мондый принципиаль әйберләр Конституциядә ныгытылып куела. Чөнки, соңгы елларда күпсанлы граҗданнарның җәмәгать институтлары үзләренең мөһимлеген күрсәттеләр, төрле хәлиткеч мәсьәләләрне хәл итүләрдә актив катнаштылар“, - дип саный Вәлиева. 
Россиялеләр шәхси оешмаларның ярдәмен коронавирус башланганда ук тойдылар. Бу вакытта Россиядә “Ярдәм янәшә! Мы вместе“ акциясе старт алган иде. Бу акция кысаларында волонтерлар пенсионерларга һәм ярдәмгә мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар сатып алып өйләренә илтү эшен башкардылар. 
“Коронавирус пандемиясе чоры бу институтларның ни дәрәҗәдә мобиль булуларын, тиз арада ярдәмгә ашыгуларын күрсәтте“, – дип сөйләде Зилә Вәлиева. Шулай ук, ул шәхси оешмаларның үзәре дә авыр экономик хәлдә калуларына карамастан, башкаларга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр, дип тә өстәде ул. 
Шәхси оешмаларның ярдәмнәре төрлечә булды. Республикада “Ярдәм янәшә“ хәрәкәте волонтерлары мохтаҗларга 55 меңгә якын азык-төлек пакетлары һәм Ураза бәйрәмендә аз керемле гаиләләргә ифтар-күчтәнәчләр тараттылар. 
Үзләре авыр хәлдә калсалар да алар башкалар турында уйладылар, дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева. 
“Болар барысы да шәхси оешмалар эшчәнлегенең әһәмиятен тануы, шуңа да, Конституциядәге төзәтмәләрдә алар лаеклы урын алырга тиешләр“, – диде Татарстан Җәмәгать Палатасы председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев