1 нче апрельдән “Йолдыз” “Звезда” газеталарына язылу чоры башлана
Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендә киңәшмә узды.
(30 нчы март, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә Буа районара почтамт элемтә берләшмәсе җитәкчесе Айрат Шайхаттаров, авыл җирлеге башлыклары, почтальоннар катнашты.
“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева 2023 нче елның 1 нче яртыеллыгы нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Һәрбер почта бүлекчәсенең эшчәнлеге уртага салып сөйләшенде.
“1 нче апрельдән 2023 нче елның 2 нче яртыеллыгына язылу чоры башланып китә. 10 апрельдән 20 сенә кадәр ташлама бирелә. 740, 7 сумга язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак. Һәрбер йортка газета яздыруны бердәм һәм бергә эшләсәк иде”, - диде үз чыгышында Гүзәл Хилавиева.
Буа районара почтамт элемтә берләшмәсе җитәкчесе Айрат Шайхаттаров шулай ук узган ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Сорауларга җавап бирде.
Киңәшмә ахырында иң яхшы эшләүче почтальоннарга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев