Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 сентябрьдә укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара

Россия Мәгариф министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте.

 

1 сентябрьдә укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара

Салават Камалетдинов, архив

 

Бу – педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Яңа уку елыннан ук укытучылар белем бирү процессы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләячәк: бу – эш программасы һәм сыйныф журналы. Шул ук вакытта укытучы Мәгариф министрлыгының якынча эш программасын ала алачак, бу чакта үз программаңны булдыру мәҗбүри түгел. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Түгәрәк һәм секцияләр укытучылары – дәрестән тыш эшчәнлек журналын, сыйныф җитәкчеләре тәрбия эше планын да тутыралар.

Педагоглар «запрос» буенча укучыларга характеристика яза алалар. Калган документлар өчен административ хезмәткәрләр җавап бирә.

Белем бирү оешмалары үз эшчәнлегендә электрон документ әйләнеше куллана ала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/1-sentyabrda-ukytucy-tutyra-torgan-dokumentlar-isemlege-kyskara-5854734

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев