Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 сентябрьдән пенсионерларны нинди өстәмә түләүләр көтә?

1 сентябрьдән кайбер кешеләрнең пенсияләре артачак.

Русиядә кайбер пенсионерларга пенсияне планнан тыш яңадан исәпләү каралган. Планлы күтәрелүләр көтелмәсә дә, пенсионерларның кайбер категорияләре өстәмә акчага өмет итә алачак.

Закон буенча, 80 яшь тулган кешеләргә пенсиягә өстәмә акча түләнә. Әгәр пенсионерга август аенда 80 яшь тулса, сентябрьдән аңа 7567,33 сум күләмендә өстәмә түләнәчәк. Өстәмә түләү автомат рәвештә исәпләнә, гариза бирергә кирәкми.

Шулай ук, авыл җирлегендә 30 елдан артык эшләгән гражданнарга пенсия күләме арттырыла. Авыл стажы өчен пенсия өстәмәсе күләме 1891, 83 сум тәшкил итәчәк. Яңадан исәпләү автомат рәвештә бара, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Автор:Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2023-08-14/1-sentyabrd-n-pensionerlarny-nindi-st-m-t-l-l-r-k-t-3388014

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев