Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

10 февраль – “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының туган көне

Безгә 91 яшь тулды.

Районыбыз халкының күңелен яктыртучы, яшьләрне яшәртеп, олыларны олылап торучы җирле басма ул - "Йолдыз". Чиксез галәмнең мәңге сүнми торган иң якты йолдызыдай менә инде 91 ел күңелләрне җылыта. Бер карасаң, чал чәчле, зирәк акыллы, хәтер сандыгына мең дә берне тутырган өлкән бабай, икенче карасаң, яшьлеге, җитезлеге белән һаман алга ыргылучы канатлы яшьлек ул. Чөнки, хәзер коллективны яшь көчләр берләштерә. Өлкән буын исә безнең тәҗрибә учагы булып, һәрчак киңәшкә ашыгып яши. Арабыздан киткәннәрнең дә исеме онытылмый, алар салган сукмак дәвамлы.
"Йолдыз" - нур да, шатлык та, юаныч та, сердәшче дә, киңәшче дә. Бүгенге коллективта эшләүчеләрнең каләм эзе "Йолдыз"ның айга бер тапкыр чыга торган бәләкәе - зур тарихы булган "Йолдызчык"тан башланган. Шулай ук "Тамчылар", "Авыл – илнең бер тамчысы", "Укытучы – горур исем", “Хатын-кыз – тормыш чишмәсе”, “Юл фәне әлифбасы”, “Җилкәннәр җилдә сынала”, "Нинди гүзәл син, туган ягым", "Гыйбрәт почмагы", “Кеше һәм Закон” сәхифәләре дә даими дөнья күрә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев