10 ноябрь – эчке эшләр хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!
Тормыш сездән һәр көн тәвәккәллек, батырлык, салкын зирәк акыл сорый. Җәмгыятьнең әхлакый тотрыклылыгы, яшүсмерләрнең, яшьләрнең киләчәге сезнең хезмәткә дә нык бәйле. Шулай ук, икътисади җинаятьләрне ачу да - сезнең хезмәт. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри осталыгыгызны кызганмыйча, хезмәт бурычларыгызны намус белән башкарырсыз дип ышанам. Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев