Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“100 еллык тарихы булган эш өстәле – бабай мирасы“

Апаста яшәүче Дамир абый Галиәкбәров агач эшләре остасы.

(7 февраль, Ләйлә Шиһабиева, "Апастово-информ").


Аларның капка төбеннән үк зәвыкъ белән, чәчәкләп-чуклап эшләнгән әкият геройлары, сыерчык оялары каршы ала. Остаханәгә кергәч тә таң каласың! Хезмәткә өндәп талгын гына музыка уйный. Һәр эш коралы, җиһазларның үз урыны бар. Алар бар да пөхтәләп, бөртекләп, бер җепкә тезгәндәй эленгән. Яңа җиһазлар исә тартмаларда урын алып, шкафка урнаштырылган. Тормышта ир-атка кирәкле барлык эш кораллары да Дамир абыйның кадерле хәзинәсе.


–Мин Фатыйх бабамның һөнәрен дәвам итәм. Ул да тирә-юньгә даны таралган балта остасы булган. Әтиебез Харисның да куллары алтын иде. Ул ясаган тәрәзә рамнары әле дә саклана. Нәселебезнең кәсебен һәм 100 елдан артык тарихы булган агачтан ясалган махсус эш өстәлен дә саклап кала алдым. Бүген дә шул өстәлдә һәм бабайдан калган агач эшләре кораллары белән җиһазлар ясыйм, – ди ул үзе.


Дамир абыйның агач эшләре белән кызыксынуы балачагына барып тоташа. Әтисе ясап биргән агач уенчыклар белән атышлы уйнаганнарын, комга тезеп куйган трактор, машиналарын, биленә кыстырып чапкан кылычларын әле дә хәтерли ул. Оныкларына да шундый ук уенчыклар ясап бирергә тырыша. Агач гитара, таганнар, тирбәлә торган атлар янында оныклары бөтерелүен күреп күңеле үсә, яңа эшләргә алына.
–Мин агач эшенә үз теләгем белән өйрәндем. Мөгаен, сәләт нәселдән килә. Әти өйдә юк вакытта остаханәгә кереп, балта, пычкы тотарга өйрәндем. Еллар узган саен кызыксынуым арта гына барды. Иң беренче кунаклар килгәндә утырырга эскәмия ясадым. Урындыклар тезеп, такталар куеп кунаклар каршы алу уңайсыз эш. Аннан өстәлләр, гөл куйгычлар, кием элгечләр, мунча урындыклары – берсе артыннан берсе эшләнде. Оныклар тугач, аларга бизәкләп өстәл белән урындык бүләк иттем. Алардан күреп туганнар ясатты. Дуслар кызыксына башлады. Ләкин мин берсен дә акчага сатып биргәнем юк, кул эшләремне бүләк итәм, кешеләрне сөендерергә яратам, – ди Дамир абый.


Галиәкбәровларның өйләрендә Дамир абый кулы белән ясалган җиһазлар бихисап. Стенага сәгатьне дә бизәкләп, үзенчәлекле итеп урнаштырган ул. Кием элгечне дә чалбар һәм костюмга җайлаштырып үзенчә ясаган. Балаларның курчакларына бишекләр дә төрле зурлыкта эшләнгән. Су савытлары да аяклы урындыкларда тора. Дамир абый кадак, үзборгычлар кулланырга яратмый. Ул клей белән ябыштырып эшли. Тормыш иптәше Альмирә апа исә пөхтә генә итеп буяп куя.


–Оныклар да заказны биреп кенә тора. Аяклы урындыкның әти-әнисе бар, баласы кая? Агач атның арбасы да булырга тиеш, эченә кереп утыра торган машина кирәк, кебек сорау-тәкъдимнәрне яратып кабул итәм, – ди Дамир абый.
Үз куллары белән ясаган беседка, аның тирәсендә урын алган төрле сыннар җәй дәвамында ишегалдын бизәсә, кыш көне алар пөхтәләп җыештырыла, төреп ышык урынга куела. Гаилә чәчәкләр һәм яшелчә, җиләк-җимешләр дә үстерергә, алар белән туганнарын сөендерергә дә ярата.


Дамир абый елның һәр фасылында төрле җиһазлар ясап күңел күтәренкелеге ала. Остаханәгә тәмле агач исе тарала. Җиһазларны юкә агачыннан ясый.
–Иртән ашыгып чыкмыйм. Көн саен да нидер ясыйм дип әйтә алмыйм. Әгәр алынам икән, ясап бетермичә тынычланмыйм. Мисал өчен, мунча урындыкларын бер көндә ясап куям. Аңа бизәкләр дә өстим. Барысы да үзенчә килеп чыга, бер-берсен кабатламый. Өйдәге тирбәлә торган зур урындыкны өч көн ясадым. Аның үрнәге, сызымы юк. Ясап карый, аннан төзәтәм. Матур гына, җайлы гына килеп чыкты. Бездән күреп балалар да ясатты, – ди ул.
Дамир абыйның һәр эше, һәр җиһазы җиренә җиткереп ясала. Аннан-моннан ясарлык булса, ул аңа тотынмый да. Ә инде эш төгәлләнгәч, остаханәне җыештырып, тәртипкә китереп калдыру шулай ук канына сеңгән. Үзе артык мактанырга яратмаса да, аның әлеге сыйфатларына игътибар итми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев