Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 меңгә якын татарстанлы яңа ел көннәрендә бурычлары булу сәбәпле, чит илгә чыга алмаячак

18нче декабрьдә Татарстанда “Үзеңнең бурычыңны бел“ информацион акция старт алды.

(18 декабрь, “Апастово-информ“).


Әлеге акция суд приставларының Федераль хезмәте тарафыннан ел саен үткәрелә. Акциянең төп максаты – халыкка яңа ел алдыннан бурычларын карап, аларны үзвакытында түләүнең мөһимлеген искәртү.
Татарстан Республикасы буенча Россия ФССП идарәсенең https//r16.fssp.qov.ru/ сайтыннан яки Россия ФССП мобиль кушымтасыннан бурычларны алдан тикшерергә һәм түләргә мөмкин.
2020нче ел башыннан алып 720 мең татарстанлы үз бурычларын республика буенча суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе сайтыннан карап тикшереп чыктылар.
Бүгенге көндә 109 меңнән артык татарстанлы бурычларын түләмәү яисә суд карарларын үтәмәү сәбәпле, Россия Федерациясеннән читкә чыга алмыйлар.
Бурычлар чит илгә ял итәргә чыгуга киртә булып торачак. Бары тик 30 мең сумнан артык бурычлы кеше генә чит илгә чыга алачак. Бу очракта да кайбер искәртмәләр бар.
Чит илгә чыгарга теләүчеләр бер атна эчендә, суд приставлары Федераль хезмәте сайтына кереп, яисә Россия ФССП мобиль кушымтасы аша бурычларын тикшерә алалар.
Болардан тыш, бурычлар турында мәгълүматлар белән таныштыру республиканың күпфункцияле үзәкләрендә дә оештырылачак. Бу хакта республика буенча Россия УФССП матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев