Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

100 яшемә дә киләрсезме?..

-15 яшьтән ат җигеп колхозда эшли башладым мин, нанымнар, Сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим, ир-атлар, атлар, тракторларны фронтка озатып бетергәч, үзебез ат та, трактор да булдык. "Глубинка" дан икмәк чыгарулары бик авыр иде без-хатын-кызларга. Урман кисеп паровозларга утын әзерләү, окоп эше-берсе дә калмады, чыдадык.Алабута икмәге ашап үскән буын без,...

-15 яшьтән ат җигеп колхозда эшли башладым мин, нанымнар, Сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим, ир-атлар, атлар, тракторларны фронтка озатып бетергәч, үзебез ат та, трактор да булдык. "Глубинка" дан икмәк чыгарулары бик авыр иде без-хатын-кызларга. Урман кисеп паровозларга утын әзерләү, окоп эше-берсе дә калмады, чыдадык.Алабута икмәге ашап үскән буын без, озын гомер биргән бер Ходаема рәхмәт. Морзаларда минем барлыгымны белгән ил патшасы Путинга, алып килгән күчтәнәчләр, чәчәкләрегезгә зур рәхмәт,-дип каршылады район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Каратун авыл җирлеге башлыгы Ринат Бикчурин һәм район журналистын 95 яшьлек Әминә Латыйпова. Илгә-көнгә дүрт бала үстереп биргән тыл һәм хезмәт ветераны кошчылык фабрикасында эшләгән дәверләрдә бик күп мактау кәгазьләренә, күкрәк билгеләре, медальләргә лаек булган. Ул хәзер кызы Рәйхана тәрбясендә Морзаларда үз нигезендә бәхет-шатлык, җылы кайгыртуга күмелеп яши. 10 онык-оныкчага бик сөйкемле дәү әни.

-Фронтовик бабам Мингазиз гына менә безне ятим итеп иртәрәк гүр иясе булып куйды. 100 яшемә күп калмады, оланнар, анысына да килерсез. Алдан ук чакыруым шушы, оныта күрмәгез,-ди озатып калды Морзаларның мәрхәмәтле, озын гомерле Акъәбие.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев