102 яшьлек Бибизакирә әби Насыйбуллина арабыздан китте
Шыгай авылында яшәүче, иң өлкән райондашларыбызның берсе Бибизакирә әбигә агымдагы елның 1 ноябрендә 103 яшь тулыр иде. Бибизакирә әби Насыйбуллинаның туганнарының, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз.
(15 июнь, “Апастово-информ“).
Бибизакирә әби тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсе аша уздырган.
“Сугыш башланганда без Мәскәүдә яши идек. Иремне беренче көннәрдән үк Бөек Ватан сугышына алдылар. 9 айлык кызым белән Шыгайга кайтып төпләнергә туры килде. Яшәүләре бер дә җиңел булмады“, – дип сөйли иде әби.
Авылның авыр хезмәтләренә җигелә Бибизакирә әби. Атлар карый, ат җигеп эшли, окоп казый, урман кисә ул. Үзәккә үткән салкыннарны, ачлык-ялангачлыкны әрнеп телгә ады.
“Нишлисең бит, тормышны алып барырга кирәк. Шыгай элек-электән итекчеләре белән дан тоткан. Итек басу кәсебенә керештек. Әлеге эше өйрәтергә бик атлыгып тормасалар да, тырыша-тырмаша серләренә төшендем. “Атаклы итек басучы Бибизакирә“ дигән даным тирә-якка таралды. 60 ел итек бастым“, – дигән иде ул очрашуларның берсендә.
Тормыш иптәше белән дә бик аз гына яшәргә туры килгән аңа. Ирен яу кырында югалтканнан соң, кабат тормышка чыкмый ул, бар булмышын хезмәткә, баласын кеше итүгә багышлый. Сеңелесе Минзифа апа белән тырыша-тырмаша баскан итекләр акчасына йорт салып чыгалар.
Бибизакирә әби соңгы көннәренә кадәр сеңелесенең балалары Зөфәр һәм Талия Насыйбуллиннар тәрбиясендә яшәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев