11 классларның чираттагы имтиханы җәмгыять белеменнән иде
9 июньдә 11 класс укучылары җәмгыять белеменнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды.
(9 июнь, “Апастово-информ”).
Имтихан тапшыру аудиторияләрендә онлайн-видеокүзәтү эшләде. Алдагы имтиханнардагы кебек имтихан материалларын интернет челтәре буенча алу, бланкларны сканер аша чыгару, тулы комплектта чыгару технология буенча башкарылды. Бу хакта мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Укучылар 3 сәгать 30 минут дәвамында белемнәрен сынады. Аларга уңай нәтиҗәләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев