11 сентябрь - “Бөтенроссия аеклык көне” уңаеннан Апас яшьләре белән кисәтү чарасы узды
1233
0
Әлеге чара районыбыз укучыларына хәмернең зыяны, яман гадәтләрдән кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару хакында әңгәмә рәвешендә барды.
(10 сентябрь, “Апастово-информ”).
Район мәдәният йорты бинасына районыбыз мәктәпләренең югары сыйныф укучылары, аграр көллият студентлары җыелды. Фойеда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Үз гомереңнең кадерен бел!” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде, хәмернең зыянын, аны кулланучыларның язмышы фаҗигале тәмамлануын чагылдырган видеофильм күрсәтелде. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев балаларга тәрбияви чыгышлар ясадылар, тәртипле тормыш алып барырга өндәделәр. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар эше буенча инспекторы Рания Сибгатуллина тагын бер кат закончалыклар белән таныштырып, үзләрен дә, ата-аналарын да уңайсыз шартларга куймауларын кисәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев