Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

12 май – шәфкать туташлары көне

Күзләр – күңел көзгесе.

  “Күзләре әйбәт күрүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Чөнки дөньяның матурлыгын бар төсләре белән күргән кеше генә тормышның ямен тоеп яши ала. Шуңа күрә, күзләребезне гомер буе кайгыртырга, аларны үзвакытында дәваларга кирәк”, - ди Апастан Язилә Галиева.
   Язилә апа Галиева район үзәк хастаханәсенең күз бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Әлеге һөнәр турында ул балачактан хыялланып үскән. Шул хыялны тормышка ашыру нияте белән Буа медицина училищесына юл алган. Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, беренче хезмәт юлы Татар Пүчинкәсе авылында башланган.
  -Беренче эш көнемне бик ачык хәтерлим. Ул көн әле дә күз алдымда. Бернинди тәҗрибәсе дә булмаган яп-яшь кызны 20 йортлык бәләкәй генә авылга трактор белән китереп куйдылар. Ул вакытта бүгенге кебек төзек, тигез юллар да юк иде. Эшне ничек, нидән башларга икән дип кайгыруларым әле дә истә, - дип хатирәләрен уртаклаша Язилә апа.
   Биредә аңа өч ай гына эшләп алырга туры килә. Хезмәт юлын ул район үзәк хастаханәсендә дәвам итә. Башта 18 ел дәвамында гинекология бүлегендә эшли. Аннары аны поликлиникага күз дәвалау кабинетына билгелиләр. Менә инде 35 елга якын ул райондашларының күзләрен кайгырта.
  -Поликлиникада тәҗрибәле табиб Гөлчәчәк Тимербаева белән бергә ярдәмләшеп эшлибез. Биредә эшли башлагач хезмәтем икеләтә артты. Бүгенге көндә гомуми практика шәфкать туташы һәм күз дәвалау шәфкать туташы вазифаларын үтим. Хезмәтемне бик яратам. Эшем бик җиңелләрдән булмаса да, күңелгә якын һөнәр булгач авырлыгын бер дә сизмим. Күз дәвалау - бик четерекле эш, игътибарны да, төгәллекне дә таләп итә. Күзләрне яшьтән сакларга кирәк. Без моны халыкка кат-кат аңлатырга, авыруларны алдан кисәтергә тырышабыз, - дип сөйли шәфкать иясе.
  Язилә Галиева үзен бүген бик бәхетле саный. Яраткан эшен икенче өенә тиңли ул, хезмәттәшләрен дә бик якын күрә. Тәҗрибәле шәфкать туташының биредә абруе зур. Гаиләсендә дә ул сөекле хатын, кадерле әни булып гомер итә. Балалары аның өчен өзелеп торалар. Улы Динар тормыш иптәше белән Казанда үз гаиләсе белән яши. Кызы Динара Казан педагогия көллиятенең соңгы курсында белем ала. Язилә апа уңган, тырыш хуҗабикә дә әле ул. Тормыш иптәше Мөнир абый белән бик яратып бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш, кош-корт үстерергә яраталар. Өй алларын чәчәкләргә күмәләр. Тормышка гашыйк булып, күпләр өчен үрнәк булып яшиләр.
Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев