Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

15 февральдә илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне

Хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгән хөрмәтле солдатлар, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар!

15 февраль ул интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алу һәм исән-имин илгә әйләнеп кайтучыларга рәхмәт хисләре белдерү көне дә. Ватан алдындагы бурычларын гомерләре бәрабәренә үтәүчеләрнең якты истәлеге мәңге онытылмас. Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә безнең өлешебез зур, илгә тугрылыгыбыз һәм сугышчан батырлыгыбыз - яшь буын өчен матур өлге. Килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Чын күңелдән барыбызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләребезгә бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телим.
Фәнис Зәйнуллин, Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләрдә катнашучыларның һәм инвалидларның Татарстан иҗтимагый оешмасының Апас һәм Кайбыч районнарындагы бүлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев