17 ноябрь – участок инспекторлары көне
Участок инспекторы хезмәте олы ихтирамга лаек.
Әлеге һөнәр ияләренең төп бурычлары булып, халык ихтыяҗын һәм хокукларын, аларның тормышын һәм абруен яклау; җинаять һәм тәртип бозуларны булдырмый калу, кылынганнарын ачу. Алар кеше язмышы өчен җавап бирә. Әлеге һөнәр ияләре өчен иң әһәмиятлесе - көн дә кешеләр тынычлыгын, иминлеген кайгырту. Барлык хезмәткәрләргә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим.
Равиль Хисаметдинов,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев